Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районында янгында 33 яшьлек ир-ат зыян күргән
Янгын Рус Актанышы авылында Песчанка урамындагы 47нче йортта чыккан.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ"). Әлмәт районында йорт янып, 33 яшьлек ир-ат зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Янгын Рус Актанышы авылында Песчанка урамындагы 47нче йортта чыккан. Урынга 165, 65, 81нче янгын-коткару частьләре, медицина, полиция, газ һәм электр челтәре хезмәткәрләре килгән.
Йорт хуҗасы янгынны үзе сүндерергә тырышкан. Әмма нәтиҗә булмаган, ул бит-куллары пешеп, хастаханәгә озатылган.

16 минуттан янгын сүндерелгән. 45 квадрат метрда йорт янган.
Янгынның беренчел сәбәпләре – электр җиһазын урнаштыру кагыйдәләре бозылган һәм җиһаз дөрес кулланылмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз