Әлки районында бер ир-ат судка күрәләтә ялган мәгълүматлар биргән өчен хөкем ителде

Район суды аңа 5 мең сум күләмендә штрафка тарту җәзасын билгеләде.

(Әлки, 6 ноябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Лилия Шәфикова). Әлки районында бер ир-ат судка күрәләтә ялган мәгълүматл,ар биргән өчен хөкем ителде, дип яза җирле басма.

Г. бик күңелсез күренешнең шаһиты була. Гаилә дуслары белән кәеф-сафа корып утырганда, ирле-хатынлы хуҗалар арасында низаг чыга, һәм исерек ир хатынына йодрыклары белән ябырыла. Кыйналган хатын хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә, һәм сугыш чукмары ирнең җинаять җаваплылыгына тартылу куркынычы туа.

Суд утырышына шаһит итеп чакырылган Г., судка ялган мәгълүмат биргән өчен җинаять җаваплылыгына тарту янавы хакында кисәтелсә дә, шешәдәш дустына “яхшылык эшләмәкче” була. Һәм ул, суд эскәмиясендә утыручыны акларга маташып, “ул хатынына кул күтәрмәде”, дип бара. Шул рәвешле, судка күрәләтә ялган мәгълүматлар бирә. Нәтиҗәдә бу җинаятьчел гамәле өчен ул үзе суд каршына басты.

Район суды Г.ны РФ Җинаятьләр кодексының 307 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда, шаһит буларак судта күрәләтә ялган мәгълүматлар бирүдә гаепле дип тапты һәм аңа 5 мең сум күләмендә штрафка тарту җәзасын билгеләде.