Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районында трассада җиңел машина "КАМАЗ" астына кергән
Рус Акташы авылы янында "Ниссан Тиана" автомобиле "КАМАЗ" йөк машинасы белән бәрелешкән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). 6 ноябрьдә 18 сәгать 32 минутта Әлмәт районында, Әлмәт - Чаллы автомобиль юлының 26 нчы чакрымында юл-транспорт һәлакәте була: Рус Акташы авылы янында ике машина бәрелешә.
Социаль челтәрләрдә "Ниссан Тиана" автомобиле "КАМАЗ" йөк машинасы белән бәрелешүен хәбәр итәләр. Шаһитлар белдегәнчә, чит ил машинасының руленда утырган кеше идарәне югалтып, шул вакытта борылышта тизлеген киметкән йөк машинасы астына кергән. Җиңел автомобильгә зур зыян килгән, машина йөртүче исән калган. Аны күпсанлы җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз