Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тынлыкны бозган өчен штрафларны арттыру турындагы закон проектын эшләделәр
Двигатель куәте нормадан артык булса, 5 мең сум штрафка һәр 10 ат көче өчен 250 сум өстәләчәк.
(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Башкала парламенты РФ хөкүмәтенә төнлә тынлыкны бозган йөртүчеләр өчен җаваплылыкны көчәйтү турында закон проектын юллады. Бу турыда «Интерфакс»ка Мәскәү шәһәр Думасы рәисе Алексей Шапошников хәбәр итте.
«Документ РФ Хөкүмәтенә җибәрелде», — диде Шапошников. Ул искәрткәнчә, бу очракта сүз РФ КоАПына үзгәрешләр кертү турында бара.
8 сентябрьдә Мәскәү мэры Сергей Собянин Мәскәү парламентына төнлә тынлык һәм тынычлыкны бозган өчен машина йөртүчеләргә җаваплылыкны көчәйтү турындагы башкала һәм федераль законнарга төзәтмәләр пакетын кертте. Аерым алганда, машина йөртүчеләр тынлыкны алдан уйлап бозган өчен штрафны ун тапкырга арттыру тәкъдим ителә.
Моннан тыш, фото һәм тавышны ачыклау чаралары белән җиһазланган видеотеркәү ярдәмендә автомат режимда тынлыкны бозган өчен штраф салу һәм модификацияләнгән глушительле транспорт чараларын тоткарлау һәм махсус стоянкага урнаштыру тәкъдиме кертелде.
Шулай ук «штрафларның прогрессив системасы» тәкъдим ителә. Җиңел машиналар двигателенең куәте 200 ат көче, мототранспорт чараларының куәте 50 ат көче, йөк автомобильләренең ат көче — 250дән артык булса, 5 мең сум штрафка һәр 10 ат көче өчен 250 сум өстәләчәк.
29 сентябрьдә пленар утырышта Мәскәү шәһәр Думасы депутатлары беренче укылышта закон проектын хуплады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз