Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирустан үлгән

Пандемия вакытында республикада 774 кеше ковид корбаны булган.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясеннән дүрт үлем очрагы расланган. Шулай итеп, пандемия вакытында республикада 774 кеше ковид корбаны булган.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 1959 елда туган хатын-кыз һәм 1940, 1954, 1964 елда туган өч ир-ат Covid-19 инфекциясеннән үлгән.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 73 очрагы ачыкланган.