news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан рәссамы Евгений Голубцов вафат

Аны Арча зиратында җирләгәннәр.

Татарстан рәссамы Евгений Голубцов вафат

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның билгеле рәссамы, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, Россия Рәссамнары берлеге әгъзасы Евгений Голубцов 73 яшендә вафат булды.

Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аны Арча зиратында җирләгәннәр.

Евгений Голубцов 1949 елның 13 апрелендә Казанда туган. Үз эшчәнлеген Казан сәнгать училищесыннан башлый. Соңрак Татарстанның Сынлы сәнгать музеена эшкә урнаша.

Узган гасырның 70 нче елларында аның җитәкчелегендә Казанда «Студия 17» дип аталган дизайнерлар төркеме оештырыла. Команда бөтен Татарстан буенча проектлар башкара. Алар «Бегемот» сыра барын, «Казан» ресторанын, Алабугадагы Шишкинның музей-йортын, «Маяковский. Желтая кофта» клубын бизи. 

news_right_1
news_right_2
news_bot