Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда танышын үтереп, мәетен елга буенда яндырган ир-атны ун елга хөкем иттеләр
Әлеге җинаять быел апрель урталарында Аксубай районында булды.
(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда танышын үтереп, аның мәетен елга ярында алып барып яндырган ир-атны 10 елга кырыс режимлы колониягә хөкем иттеләр. Бу хакта «Татар-информ» га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Судта ачыкланганча, апрель урталарында Аксубай районының Мюд авылында яшәүче 30 яшьлек исерек ир-ат кибет янында үзенең танышы белән сүзгә килә. Алар җигелгән ат арбасына утыралар, ызгыш дәвам итә. Җинаятьче ир-ат танышын тимер таяк белән кыйный. Зыян күргән ир-ат имгәнүдән вафат була. Шуннан соң җинаятьче мәетне Олы Сөлчә елгасы буена алып барып, яндыра.
Ир-атны «Үтерү» маддәсе буенча гаепле дип таныдылар һәм 10,6 елга кырыс режимлы колониягә җибәрделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз