news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районы кырында трактор янган

Тракторчы ут капкан техникадан чыгып өлгергән.

Апас районы кырында трактор янган
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Апас районы кырында тракторга ут капкан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын сүндерүчеләргә Дәвеш авылы янында трактор януы турында 19.00 сәгатьтә хәбәр иткәннәр. Алар янгынны сүндергән.

40 яшьлек йөртүче ут капкан трактордан чыгарга өлгергән. Зыян күрүчеләр юк.

Авыл хуҗалыгы техникасына ут кабу сәбәбен ачыклыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot