Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама районындагы авариядә бер кеше һәлак булган һәм дүртесе зыян күргән
Түбән Кама ягына бара торган юлда «җиделе» һәм «Шкода» машиналары бәрелешкән.
(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама районындагы авариядә бер кеше һәлак булган һәм дүртесе зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.
«Районда сәгать унберләр тирәсендә Кама Аланы ягыннан Түбән Кама ягына таба бара торган трассада «җиделе» һәм «Шкода» машиналары бәрелешкән», – дип сөйләде шаһитлар.
Авария нәтиҗәсендә, «җиделе» автомобилендә булган хатын-кыз үлгән, тагын ике кеше зыян күргән. Иномаркада шулай ук ике зыян күрүче бар.
Урында ашыгыч хезмәтләр экипажлары эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз