Чаллыда наркотик таратучылар суд алдына басачак

Аларның берсенә 24, икенчесенә 29 һәм өченчесенә 30 яшь.

(Чаллы, 6 октябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Мирһади Разов). Чаллыда өч ир-егет "аеруча зур күләмдә наркотик матдәләр тараткан өчен" җинаятьләр кодексы нигезендә җавапка тартылачак. Аларның берсенә 24, икенчесенә 29 һәм өченчесенә 30 яшь, дип яза җирле басма.

Бу кринималь тарихның башы быелның август аеннан башлана. Чаллыга керү юлында автоинспекторлар ВАЗ-2107 маркалы машинаны туктаталар. Аларга шофер егет бик сәер тоела. Автомобильне караганда полиция хезмәткәрләре яшерелгән сентетик наркотик матдәләргә тап булалар. Җентекләп тикшеренүләр башлангач өч ир-атның интернет һәм мессенджерлар аша Татарстан биләмәләрендә наркотиклар таратуы билгеле була. Хокук сакчылары гаепләнүчеләрнең өйләрендә тентү үткәрәләр һәм 10 килограмм 737 грамм наркотик табалар. Хәзер "үлем белән сату итүчеләр"гә суд алдына басарга вакыт җитте.Аларга 15 һәм 20 ел иректән мәхрүм итү яный.