news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада композитор Айрат Кубагушев вафат

Айрат Кубагушев башкорт композиторлар мәктәбенең иң якты вәкилләренең берсе булган.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Уфада танылган композитор, профессор, Россия һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Айрат Кубагушев вафат булды.

Айрат Кубагушевка 71 яшь булган. Ул Кургазы районы Таймас авылында җирләнәчәк, дип хәбәр итә «Башинформ».

Айрат Кубагушев башкорт композиторлар мәктәбенең иң якты вәкилләренең берсе иде. Ул опера, симфоник, хор, халык уен кораллары оркестры өчен әсәрләр, драматик спектакльләр һәм кинога музыка язган, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot