news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда укытучы кыз көнләшеп 17 яшьлек сөйгәненә пычак кадаган

Ике зыян күрүчене дә хастаханәгә салганнар.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Республиканың Тукай районында «Татарстан» совхозы бистәсендә низаг булган.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, 20 яшьлек укытучы көнләшеп сөйгәне — Чаллы көллиятенең 17 яшьлек студенты белән талашкан. Талаш вакытында кыз пычак алып берничә тапкыр сөйгәненең күкрәгенә кадаган.

Аннары укытучы кыз үз-үзен үтерергә теләгән.

Ике зыян күрүчене дә хастаханәгә салганнар.



news_right_1
news_right_2
news_bot