Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы янында булган авария видеога эләккән
Авариядә хатын-кыз вафат була.
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Узган шимбәдә кичке алтыда Чаллы — Зәй — Әлмәт трассасында «Opel» һәм «Nissan» машиналары катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Авария видеога эләккән.
«Татар-информ»ның үз хәбәрчесе фаҗига урыныннан хәбәр иткәнчә, 26 яшьлек «Opel» йөртүчесе идарәне үти алмаган һәм «Nissan» белән бәрелешкән. Бәрелүдән немец автомобиле кюветка төшеп китә.
«Авария нәтиҗәсендә „Opel“ автомобиленең 26 яшьлек пассажиры күп санлы имгәнүләр алган. Хатын-кызны ашыгыч рәвештә Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе реанимациясенә алып киләләр. Ул анда вафат була», — дип аңлатты Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Шамил Ганиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз