news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда иң катлаулы урман янгыны сүндерелгән, тагын бер яңа янгын теркәлгән

Хәзерге вакытта Баймак районының Төрекмән авылы янында табигый янгын котыра.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда коткаручылар Белорет, Бөрҗән һәм Учалы районнарында дүрт янгынның тулысынча сүндерелүе хакында хәбәр итте. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Узган тәүлектә Башкортстан территориясендә урман янгынының тагын бер яңа чыганагы теркәлгән. Республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, янгын Учалы районында 0,13 гектар мәйданда чыккан.

«1530 гектар мәйдандагы табигать янгыннарының өч чыганагы әле һаман да гамәлдә. Баймак районында вазгыять аеруча катлаулы, анда 2 сентябрьдә корыган үләнгә ут капкан. Якшәмбе көнне янгын тулысынча сүндерелгән, аның мәйданы 1000 гектар тәшкил иткән», - дип искәрттеләр ведомствода.

Хәзерге вакытта Баймак районының Төрекмән авылы янында ландшафт янгыны котыра. Аңа каршы 53 кеше һәм 16 берәмлек махсус техника көрәшә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100