news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида ике җиңел машина бәрелешкән, һәлакәттә ике кеше зыян күргән

Юл-транспорт һәлакәте кичә көн уртасында булган.

Лениногорскида ике җиңел машина бәрелешкән, һәлакәттә ике кеше зыян күргән
шаһитлар

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Лениногорскида ике җиңел машина бәрелешкән, һәлакәттә ике кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.

Юл-транспорт һәлакәте кичә Әгадуллин һәм Сәнәгать урамнары кисешкән урында булган. Биредә 9нчы модель «Лада» һәм «Лада Приора» бәрелешкән.

Утыз яшьләрдәге ир-ат һәм унсигез яшьләр тирәсендәге кыз зыян күргән. Кызны «ашыгыч ярдәм» машинасында алып киткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot