news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда пенсионер банк хезмәткәре дип атаган мошенникларга өч миллион акча күчергән

Билгесез зат өлкән яшьтәге ир-атка аның счетларыннан караклар акча урларга теләвен әйткән һәм акчаны резерв карталарына күчерергә тәкъдим иткән.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда пенсионер үзен банк хезмәткәре дип атаган мошенникка өч миллион акча күчергән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Август азагында 74 яшьлек ир-атка билгесез ир шалтырата һәм үзен банкларның берсендә куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштыра. «Банк хезмәткәре» барлык акчаларны резерв счетларына һәм карталарына күчерергә тәкъдим итә.

Ул пенсионерга шик тумасын өчен аның исемен һәм паспорт мәгълүматларын атаган. Өлкән ир-ат мошенник күрсәткән барлык инструкцияләрне дә үти.

Шуннан соң билгесез зат 4 сентябрьдә пенсионер янына курьер киләчәк һәм акча күчерелгән банк карталарын алып килә, дип вәгъдә иткән. Билгеләнгән көнне берәү дә килми, өлкән яшьтәге ир-ат полициягә мөрәҗәгать итә.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында әгәр сезгә билгесез кеше шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип атый һәм сезнең картадан шикле рәвештә акча күчерелгән,дип әйтә икән, шунда ук сөйләшүне өзәргә кирәклеген кисәтә. Мошенник турында банкның контакт үзәгенә хәбәр итәргә кирәк.

Алдау корбаны була калган очракта, 102 яки 112 телефоннары аша полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100