news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районында комбайн янган

Янгынны 12 минутта сүндергән.

Актаныш районында комбайн янган
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Актаныш районы кырында эшләп йөргән комбайн янган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын сүндерүчеләргә Такталачык авылы янындагы кырда комбайн януы  турында шаһит сөйләгән. Ул 14.30 сәгатьтә 01 телефоны буенча шалтыраткан.

Һәлакәт урынына 103нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгән. Янгынны 12 минутта сүндергәннәр.

Әлегә комбайнның яну сәбәбе билгесез.

news_right_1
news_right_2
news_bot