420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Татарстанда юл читенә төшеп әйләнеп капланган чит ил машинасында ике хатын-кыз зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итә.
Авария бүген иртән Казаннан Малмыжга алып бара торган юлда булган. Биредә «Шкода» машинасы юл кырыена төшеп китә һәм әйләнеп каплана.
«Ике хатын-кыз зыян күрде. Берсенең бик җитди җәрәхәтләре бар. Икесен дә хастаханәгә алып киттеләр», — диделәр юл-транспорт һәлакәтләренең шаһитлары.