news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә Иделдә төнлә баткан балыкчы мәетен алганнар

Бүген иртән ир-атның суга баткан мәетен шаһитлар күреп ала, алар 112 номерына шалтыраткан.

Яшел Үзәндә Иделдә төнлә баткан балыкчы мәетен алганнар

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Яшел Үзәндә Иделдән төнлә көймәдән егылып төшкән һәм баткан балыкчының гәүдәсе табылган. Бу хакта «Татар-информ»га Яшел Үзәннең суда коткару оешмасыннан (ОСВОД) хәбәр иттеләр.

Бүген иртәнге унынчы яртыларда ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына шаһитлар шалтыраткан. Алар Ременников култыгы районында Иделдә ир-ат мәете йөзгәнен әйткән.

Урынга Яшел Үзән ГИМС бүлеге, ОСВОД һәм полиция хезмәткәрләре чыккан. Ир-ат гәүдәсен ярга чыгарганнар.

«Ул Волжскида яшәүче 68 яшьлек ир-ат булып чыга, төнлә иптәше белән балык тотарга киткән, әмма көймәдән егылып төшкән һәм батып үлгән», - дип сөйләделәр Яшел Үзәннең судан коткару оешмасында.

Фаҗига сәбәпләрен полицейскийлар ачыклаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100