news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камадан Ливанга күченеп киткән ир-ат Бәйруттагы шартлауның шаһиты булган

Сами Бу Зәйнетдин Ливан башкаласының порт зонасында шартлау яңгыраган вакытта урамга һава суларга чыккан булган.

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Түбән Камадан Ливанга күчеп киткән Сами Бу Зәйнетдин Бәйрутның порт зонасында шартлау яңгыраган вакытта урамга һава суларга чыккан булган. Бу хакта «НТР 24» телеканалы хәбәр итә.

Ир-ат әйтүенчә, ул иң элек гөрселдәү тавышы ишеткән, шуннан соң җир селкенгән.

«Бәйрутта хәлләр коточкыч, биналар җимерелгән, тәрәзә пыялалары коелып төшкән. Бәйруттан 15 километр чамасы ераклыкта яшәсәм дә, моны хәтта мин дә ишеттем», — дип искәртте Сами.

Аның сүзләренчә, шартлауны 40 километр ераклыкта яшәүчеләр дә ишеткән.

Түбән Камада туып үскән блогер Асия Исхакова да әлеге фаҗиганең шаһиты булган. Алар яши торган йорт шартлау булган урынга бик якын урнашканлыктан, фатирлары бик нык зыян күргән. Шартлау дулкыны тәрәзә рамнарын һәм пыялаларны коеп төшергән, техника яраксыз хәлгә килгән.

Ливан башкаласына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ике очкычы килүе хакында хәбәр ителгән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100