news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Дэу» машинасы әйләнеп капланган: бер кеше үлгән, дүртәү зыян күргән

Юл һәлакәте бүген иртән республиканың Менделеевск районында булган.

Татарстанда «Дэу» машинасы әйләнеп капланган: бер кеше үлгән, дүртәү зыян күргән
Очевидцы

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Татарстанда «Дэу» машинасы кюветка әйләнеп каплану нәтиҗәсендә бер кеше үлгән, дүртесе зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.

«Бүген иртәнге сигезләр тирәсендә Менделеевск районының Тихоново авылы янында «Дэу» һәм «Лада Калина» автомобильләре бәрелешкән. Нәтиҗәдә, чит ил машинасы кюветка төшеп, әйләнеп капланган», - дип сөйләде алар.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, авариядә бер кешенең гомере өзелгән, дүртесе зыян күргән. Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot