news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан аша көчле җил узган

Туймазы районының 4 торак пунктында һәм шәһәзрнең ике урамында электр энергиясе өзелгән.

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Кичә кич Башкортстан аша көчле җил узган. Төбәкнең Туймазы районы Япрык авылында көчле җил металл түбәне алып аткан. Шулай ук Туймазы районының 4 торак пунктында һәм шәһәрнең ике урамында электр энергиясе өзелгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза “Башинформ”.

Әлеге хәбәр Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кризис хәлләре белән идарә үзәгенең оператив-кизү сменасына җирле вакыт белән 20.50 сәгатьтә килеп ирешкән. Барлыгы 45 кеше һәм 9 техника җәлеп ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot