news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә 42 кеше коронавирус йоктырган

17 пациент хастаханәдә, 25 кеше өйдә дәвалана.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 42 яңа очрагы ачыкланган. Дүрт кеше авыруны читтә, ә 38 кеше аралашу юлы белән йоктырган, дип хәбәр итә Сәламәтлек саклау министрлыгы.

«17 пациент хастаханәдә, 25 кеше өйдә дәвалана», — диделәр ведомствода.

Авыручыларның иң күбе Казанда теркәлгән, монда 15 кеше авырый. Чаллыда 11 кеше вирус йоктырган. Шулай ук республиканың 12 муниципалитетында да коронавирус йоктыру очраклары булган.

Пандемия башланганнан бирле, республикада коронавирусның 22 680 очрагы теркәлгән. 20 329 кеше терелгән, шул исәптән узган тәүлектә 20 пациент дәваланып беткән.

Татарстанда яшәүче 588 060 кеше ковидка каршы вакцина ясаткан. 407 548 кеше прививканың икенче дозасын да алган. Вакцина ясатучылар саны бер тәүлектә 5 713 кешегә арткан. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100