Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ковидтан вакцинацияләү турында ялган сертификат өчен җаваплылык турында искәртәләр
Ялган сертификат өчен ике елга рәшәткә артына эләгү ихтималы зур, ә менә мондый документны сатып алган һәм саклаган кеше бер елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкин.
(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, сертификат ясаган өчен җинаять эше ялган белешмәләр ясаучы вазифаи затларга да, әлеге сертификатларны сатып алучыларга да яный.
Әйтик, ялган сертификат өчен ике елга рәшәткә артына эләгү ихтималы зур, ә менә мондый документны сатып алган һәм саклаган кеше бер елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкин.
«Әгәр ялган белешмә иясе инфекция чыганагы булса, аны санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозган өчен җәза көтә. Бу зур штраф яки төзәтү эшләре була. Ә үлемгә китергән очракта, хокук бозучыга биш елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный», — дип аңлаттылар министрлык матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз