news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Болгарда психик авыру ир-ат өлкән яшьтәге әнисенең муенын яралап үтергән

«Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә Болгар шәһәрендәге йортларның берсендә муенында яра булган 82 яшьлек хатын-кыз мәете табылган.

РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләгәнчә, җинаять кылуда шикләнеп мәрхүмәнең 54 яшьлек улын тоткарлаганнар.

Ир-ат гаебен танып, күрсәтмәләр бирә һәм әнисен бритва ярдәмендә үтерүен сөйли. Алдан ачыкланганча, җинаять кылуга ир-атның психик авыруы сәбәп булырга мөмкин.

«Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Якын арада тоткарланучы ирегенә чик кую чарасы сайланачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot