news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга керү юлында булган массакүләм авария видеога эләккән

Бүген иртән Оренбург трактында 142 а номерлы йорт каршында берьюлы дүрт автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанга керү юлындагы массакүләм авария видеога эләккән. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына видеоязманы шаһитлар җибәрде. 

Кадрларда Республика клиник хастаханәсеннән ерак түгел шәһәргә керү юлында берьюлы дүрт машина - «Тойота»,«Мерседес», «Лада» кроссоверы һәм «Форд» җиңел машинасы бәрелешүе күренә.

Шәһәр автоинспекциясендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына сөйләүләренчә, бүген авария Оренбург тракты буенча 142 а номерлы йорт каршында 10.21 сәгатьтә булган.

«Һәлакәт нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Урында автоинспекторлар эшли. Авария сәбәпләре билгеләнә», — диделәр ЮХИДИдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100