news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда кафега кертмәгән өчен бинада электрик булып эшләүче ир-атны кыйнап киткәннәр

Юлда яткан 51 яшьлек ир-атны ашыгыч ярдәм машинасы табиблары күреп алган.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллы кешесе кафеда эшләүче электрикны бинага кертүдән баш тарткан өчен кыйнаган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Полициягә бер кыз шалтырата һәм юлда кешеләр сугышуның шаһиты булуын сөйли. Ул сугышучыларны телефонга да төшереп ала.

Соңрак билгеле булганча, җәнҗалда катнашучыларның берсе шунда яшәүче 51 яшьлек кеше була, ул кабыргалары сынган һәм гематома алган хәлдә хастаханәгә китерелә. Зыян күрүче кафеда электрик булып эшләвен сөйли. Көндез бер егет бинага керергә омтылган, әмма кафе ишекләре бикле булган. Ир-ат аңа кафеның ябык булуын аңлата, әмма егеткә бу ошамый һәм шуннан сугыша башлый.

Күпмедер вакыттан соң егет китә, әмма кичен дуслары белән кафега яңадан килә. Электрик, өч егетне күреп, качарга тырышкан, әмма әлеге егет аны юлда куып тоткан һәм кыйнаган. Дуслары аны тынычландырырга тырышса да, файдасы булмаган. Шуннан соң алар качкан.

Кыйналган ирне шуннан узып баручы ашыгыч ярдәм машинасы табиблары күреп алган. Алар зыян күрүчене хастаханәгә илткән.

Хәзер бу хәлне полицейскийлар тикшерә һәм сугышуда катнашучыларны эзли. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100