Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда өч кеше үлеменә китергән авариядә машина белән 16 яшьлек бала идарә иткән
19 яшьлек ике кыз, машина йөртүче үзе үлгән. 19 һәм 20 яшьлек ике егет имгәнгән.
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанның Югары Ослан районында Ключищи авылы янында авариягә очраган машина белән 16 яшьлек үсмер идарә иткән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
Якынча фаразлар буенча, машина йөртүче идарәне югалткан, шуннан соң автомобиль кюветка очып төшкән һәм түбәсенә капланган.
Авариядә машина йөртүче үзе, 19 яшьлек ике кыз һәлак булган. 19 һәм 20 яшьлек ике егет имгәнгән.
Авария сәбәпләрен ЮХИДИ инспекторлары ачыклый.
Югары Ослан районы прокуратурасы тикшерү башлаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз