news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М7 трассасында дүрт машина белән авариядә бер кеше һәлак булган, бер кеше имгәнгән

Шаһитлар әйтүенчә, Kia Rio автомобиле йөртүчесе исерек булган һәм һәлакәт урыныннан качып киткән.

М7 трассасында дүрт машина белән авариядә бер кеше һәлак булган, бер кеше имгәнгән

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә Алабуга районында М7 федераль трассасында берничә машина катнашында авария булган.

Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.

Шаһитлар сөйләвенчә, юл-транспорт фаҗигасе 12 нче модельле «Лада», «Лада Гранта», Kia Rio һәм йөк машинасы катнашында булган. Көчле бәрелүдән җиңел машиналарның корпусы җимерелгән.

Авариядә 12 нче модельле «Лада» йөртүчесе һәлак булган, ә аның машинасындагы пассажир төрле җәрәхәтләр алган.

Шаһитлар әйтүенчә, Kia Rio автомобиле йөртүчесе исерек булган һәм һәлакәт урыныннан качып киткән. Калган шоферлар зыян күрмәгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100