news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда парковкада торган машинага ут төрткәннәр

Шаһитлар әйтүенчә, билгесез кеше машинага ут төрткән һәм качкан.

Чаллыда парковкада торган машинага ут төрткәннәр
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген төнлә Чаллыда Халыклар дуслыгы проспектында 30 нчы йорт янында парковкада торган машинага ут төрткәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.

Шаһитлар әйтүенчә, билгесез кеше машинага ут төрткән һәм качкан. Парковкада торган автомобиль яна башлый. Шаһитлар аны башка машиналардан читкәрәк этеп алып китә һәм янгын сүндерүчеләр килгәнен көтеп тора.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр утны тиз арада сүндергән. Җиңел машина тулысынча янып беткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100