news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә "Тоннель" операциясе узды

Операция барышында 14 административ беркетмә төзелде.

(Мөслим, 7 ноябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Республика күләмендә юлларда үткәрелүче “Тоннель” операциясенең чираттагысы Мөслимнең Урожайная урамында узды. Полиция ике сәгать дәвамында руль артындагыларның юл кагыйдәләре таләпләрен ничек үтәүләрен күзәтте, дип яза җирле басма.

Операция барышында 14 административ беркетмә төзелде. Куркынычсызлык каешын такмыйча йөргән биш кеше административ җәзага тартылды, алар һәркайсы 1 мең сум күләмендә штраф түләячәк. Номерлары пычрак булган ике райондашыбызга, страховкасына язылмаган килеш һәм утын яндырмыйча йөргән ике кешегә 500 сум штраф күләмендә штраф салынды. Утын яндырмаган хәлдә йөргәне өчен 5 шоферга да беркетмәләр төзелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot