news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күренекле татар язучысы Шаһинур Мостафин вафат

Язучы белән хушлашу бүген 7нче хастаханәдә булачак.

Күренекле татар язучысы Шаһинур Мостафин вафат
Солтан Исхаков

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген иртәнге сәгать 5тә, озакка сузылган каты авырудан соң, күренекле татар язучысы Шаһинур Мостафин вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның Язучылар берлеге матбугат үзәге хәбәр итте.

«Хушлашу бүген Казанның 7нче хастаханәсендә була. Мәрхүмне туган авылында — Мамадыш районы Арташ авылында җирләячәкләр. Халкыбызга ихлас хезмәт иткән бала күңелле зур шәхеснең урыны җәннәттә булсын», — дип хәбәр итә Язучылар берлеге.

Шаһинур Мостафин - шагыйрь, прозаик, публицист, журналист. 1948 елның 12 февралендә Татарстанның Мамадыш районы Арташ авылында туа. 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1999). Иҗаты сугыштан кайтмаган солдатларны эзләп табу, аларның исемнәрен илгә кайтару, язмышлары турында язуга багышлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100