news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эзләүдә булган ир Әлмәттә тоткарланган

Аңа карата беркая да читкә чыгып китә алмау рәвешендәге җәза чарасы кулланылды.

(Әлмәт, 6 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Эзләүдә булган ир Әлмәттә тоткарланды, дип яза район газетасы.

43 яшьлек Сарман районы кешесен караклык кылган өчен эзли торган булалар. Аңа карата беркая да читкә чыгып китә алмау рәвешендәге җәза чарасы кулланылды. Тикшерү бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot