Татарстанда тимер юл аша очып чыгып җиргә кадалган машинаның йөртүчесе үлгән

Каты бәрелү сәбәпле, автомобильнең алгы өлеше тулысынча яньчелгән.

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген көндез республиканың Апас районында юл һәлакәте булган. Автомобиль зур тизлек белән барган килеш тимер юл аша очып чыккан һәм җиргә кадалган, ә аннары түбәсенә әйләнеп капланган.

Каты бәрелү сәбәпле, автомобильнең алгы өлеше тулысынча яньчелгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәтендә автомобиль белән идарә иткән ир-ат үлгән.