news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда күмәкләп сугышканда дүрт кешегә пычак белән чәнчегәннәр

Зыян күрүчеләрнең өчесенең хәле уртача авырлыкта, ә берсенеке авыр дип бәяләнә.

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Узган төндә Казанның Имәнлек урамында 29нчы йорт янында ир-атлар күмәкләп сугышкан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

Күмәкләп сугышу аркасында дүрт кешене хастаханәгә китергәннәр. Аларның барысына да пычак белән чәнчегәннәр. Зыян күрүчеләргә 29, 37, 49 һәм 55 яшь. Аларның өчесенең хәле уртача авыр, ә берсенеке авыр дип бәяләнә.

Хәзер вакыйганың сәбәпләрен ачыклыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot