news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавируслы дүртенче кеше үлгән

Чаллы кешесендә йөрәк-кан тамырлары системасы хроник авырулары булган.

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда коронавирустан үлүнең дүртенче очрагы экспертиза белән расланган. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе хәбәр итте.

«5 майда Чаллы шәһәренең 1969 елда туган кешесе вафат булды», — дип сөйләде Галимова.

Ир-ат 19 апрельдә Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә, ике көннән соң, 21 апрельдә, «яңа коронавирус инфекциясенең авыр формасы, хастаханәдән тыш ике яклы полисегментар пневмония, ОРДС» диагнозы белән икенче шәһәр хастаханәсе стационарына керә.

Пациент 25 апрельдән ИВЛ – үпкәләргә ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырылган. Аңарда йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары булган дип билгеләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot