Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда экскаватор белән һәлакәт аркасында трамвайлар бөкедә торган
Бүген иртәнге сигездә трамвай юлында экскаватор һәм «Рено» автомобиле бәрелешкән.
(Казан, 6 май, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казанда экскаватор белән булган юл-транспорт һәлакәте аркасында трамвайларның бөкедә торуын видеога төшергәннәр. Видеоны социаль челтәрләрдә урнаштырганнар.
Казанның Ершов һәм Сеченов урамнары киселешендә «Арт Сити» торак комплексы борылышы янында юл-транспорт һәлакәте булган. Шуның аркасында бөкедә трамвайлар туктап калган. Рельсларда экскаватор һәм «Рено» автомобиле бәрелешкән.
«Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр булмады. Җәмәгать транспорты хәрәкәте тиз арада торгызылды», - дип хәбәр иттеләр шәһәр автоинспекциясендә
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз