news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 6 яшьлек кыз бала җиденче кат тәрәзәсеннән егылып төшеп үлгән

Фаҗига бүген иртән Коләхмәтов урамындагы йортларның берсендә булган.

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Казанда җиденче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән алты яшьлек кыз бала һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагы хәбәр итте.

Фаҗига бүген иртән Коләхмәтов урамындагы тугыз катлы йортларның берсендә булган.

Чыганак мәгълүматлары буенча, бала өйдә ялгыз, өлкәннәрдән башка калган булган. Бер мизгелдә кыз тәрәзә янына килгән. Тәрәзә ачык булган, бала аннан егылып төшкән.

Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100