Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше вафат булды

Пандемия башланганнан бирле республикада Covid-19 инфекциясеннән 428 кеше үлде.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше үлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

«Үлем сәбәпләре патолог-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ведомство хәбәрендә.

1951 һәм 1955 елларда туган ике хатын-кыз вафат булган. Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле республикада коронавирустан 428 кеше үлгән.