Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда чүп контейнерлары янган
Контейнерлар янында торган машина янып бетә язган.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Казанда Тэцевская урамында чүп контейнерлары янган. Контейнерлар янында торган машина янып бетә язган. Янгын булган урыннан фотоларны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар җибәрде.
Бүген иртәнге җидедә Тэцеская урамында «Яркий» торак комплексы янында янгын чыкты. Ут «Hyundai» җиңел машинасына (такси) зыян китергән. Машина контейнерларга якын торган. Фотода күренгәнчә, машинаның түбәсенең бер өлеше, арткы ишеге януы күренә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләр утны тиз арада сүндергән. Янгын мәйданы 4 кв. метр тәшкил итте. Янгын сәбәпләре ачыклана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз