news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бер баланы машина бәрдерүе видеога эләккән

Авария «Весна» торак комплексында булган.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Казанда бер баланы машина бәрдерүе видеога эләккән. Видео социаль челтәрләрдә урнаштырылган.

Авария кичә кичке тугызлар тирәсендә «Весна» торак комплексында булган. Кадрларда баланың ир-ат белән юл аркылы чыгуы күренә. Автомобиль йөртүче кечкенә җәяүлене күрми һәм аны бәрдерә.

Шаһитлар әйтүенчә, малай әтисе белән җитәкләшеп зебра буенча чыккан.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә авария фактын расладылар.

«Бала исән. Бу хәлнең шартлары билгеләнә», — дип аңлаттылар ведомствоның матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100