Хатын-кызны таптаткан Казан кешесенең эшен судта аерым тәртиптә карамаячаклар

Узган елның ноябрь аенда 21 яшьлек автобус йөртүчесе Казан үзәгендә хатын-кызны бәрдереп үтергән.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Казанның Вахитов судында шәһәр үзәгендә хатын-кызны бәрдергән автобус йөртүчесенең эшен аерым тәртиптә караудан баш тартканнар.

Бүген судта җинаять эше буенча процесс башланырга тиеш була, әмма әле ул башланганчы ук 21 яшьлек Азат Вафинның адвокаты эшне аерым тәртиптә карау турында үтенеч яза. Яшь ир-ат адвокаты позициясен хуплый һәм гаебен тулысынча тануын белдерә. Әмма прокурор һәм үлгән хатынның ире үтенечкә каршы чыга.

«Без эшне аерым тәртиптә карап тикшерүгә риза түгел. Суд эш материалларын тулысынча карарга һәм гадел җәза чыгарырга тиеш дип саныйбыз», — дип белдерә зыян күрүче вәкиле.

Суд дәүләт гаепләве ягын кабул иткән һәм эшне гомуми тәртиптә карарга карар кылган. Киләсе утырыш апрель ахырында булачак.

«Татар-информ» элек Казан үзәгендә автобусның хатын-кызны таптатканын хәбәр иткән иде. Машина йөртүченең башка автобусны узарга тырышып, аңа юл бирмәве ачыклана. Казанда яшәүче 21 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылган, үз гаебен ул тулысынча таныган.