Ютазы районында янган мәчетне төзәтү өчен акча җыялар

2002 елда төзелгән агач бина җитди зыян күргән һәм тулысынча диярлек янып беткән.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). 4 апрельдә Татарстанның Ютазы мөхтәсибәтендә Иске Каразирек авылы мәчетендә янгын чыккан. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Иске Каразирек авылы мәчетен торгызу өчен акча җыю хакында игълан итте. Бу турыда Диния нәзарәтенең матбуга хезмәте хәбәр итте.

Хәзерге вакытка билгеле булганча, фаҗига нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк. Янгынга китерергә мөмкин булган сәбәпләр тәфсилләп өйрәнелә. Мәчет ике авыл халкы өчен хезмәт иткән, әмма үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелү белән бәйле рәвештә, ябык булган.

«Хөрмәтле мөселманнар, дин кардәшләребез! Бу көннәрдә, коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, мәчетләр игътибарсыз кала. Әмма, Ин шә Аллаһ, эпидемия чигенәчәк, һәм без кабаттан Раббыбызга үзебезнең борчу-мәшәкатьләребез турында мөрәҗәгать итү өчен мәчетләребезгә юнәләчәкбез. Зинһар, Аллаһы Тәгалә йорты белән белән килеп чыккан күңелсезлектән читтә калмагыз», диелә бу хәбәрдә.