news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда чит ил машинасы йөртүчесе юл билгесенә килеп бәрелгән

«Тойота» машинасын йөртүче 37 яшьлек ир-ат идарәне югалтып, ут баганасына һәм юл билгесенә килеп бәрелгән, аннан юл кырыена төшеп киткән.

Татарстанда чит ил машинасы йөртүчесе  юл билгесенә килеп бәрелгән
Валентин Кулагин

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанда чит ил машинасы йөртүчесе, идарәне югалтып, ут баганасына һәм юл билгесенә килеп бәрелгән, аннан юл кырыена төшеп киткән. Бу хакта «Татар-информ»га Чаллыдан үз хәбәрчесе хәбәр итте.

5 апрельдә Тукай районындагы Чаллы – Боерган-Илбухтино трассасының беренче километрында, «Тойота» машинасы юл билгесенә һәм ЛЭП баганасына бәрелеп, кюветка төшеп киткән.

37 яшьлек чит ил машинасы хуҗасының машина йөртү стажы - 19 ел. Ир-ат 2019 һәм 2020 елның берничә аенда гына да юл хәрәкәте кагыйдәләрен җиде тапкыр бозган.

Юл-транспорт һәлакәтендә ул җәрәхәтләнгән. «Тойота» шоферы Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100