news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер балыкчы батып үлгән, икенчесен эзлиләр

Водолазлар көймәдән 30 метр ераклыкта һәм 2,2 метр тирәнлектә 64 яшьлек ир-атның мәетен тапканнар.

Татарстанда бер балыкчы батып үлгән, икенчесен эзлиләр
Валентин Кулагин

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда бер балыкчы батып үлгән, икенчесен коткаручылар эзли. Бу турыда «Татар-информ»га һәлакәт урыннан үз хәбәрчесе хәбәр итте.

Шимбә, 4 апрельдә иртән 59 һәм 64 яшьлек ир-атлар Кама Аланына балыкка киткән һәм өйгә кайтмаганнар. Алар соңгы тапкыр 17.00 сәгать тирәсендә элемтәгә чыккан. Шуннан бирле башка хәбәрләре булмаган.

Балыкчыларны эзләргә алтынчы зональ янгын сүндерү-коткару отряды хезмәткәрләренең кизү төркеме барган. Агач көймәдә балыкчыларның әйберләре табылган. Коткаручылар елганың 4 кв. м мәйданын караган, сулык төбен һәм 5 км елга ярын тикшергәннәр, әмма ир-атларны тапмаганнар.

Бүген иртән эзләү эшләрен дәвам иткәннәр. Водолазлар көймәдән 30 метр ераклыкта һәм 2,2 метр тирәнлектә 64 яшьлек ир-атның мәетен тапканнар.

Икенче балыкчыны эзләү эшләре дәвам итә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100