news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан кешесе 1,3 миллион сум акчасын мошенникларга күчергән

Мошенниклар, Үзәк банк хезмәткәрләре, банкирлар исеменнән шалтыратып, 65 яшьлек хатыннан өлешләп акча алган.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Финанс пирамидасыннан акчасын кире кайтарырга уйлаган Татарстан кешесе 1,3 млн сумнан артык акчасын югалткан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Кукмара районында яшәүче 65 яшьлек хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Пенсионер элегрәк финанс пирамидасына акча керткәнен, аннары аның «ишелүе» турында сөйләгән. Бераздан аның белән билгесез кеше элемтәгә керә һәм акчаларны кайтарырга тәкъдим итә. Ул пирамиданы төзүчегә карата җинаять эше кузгатылуын әйтә. Имеш, пенсионер хатын күрсәтмәләр бирү һәм 387 мең сум күләмендә компенсация алу өчен Мәскәүгә килергә тиеш, дип ышандыра.

Хатын-кыз юридик ярдәмче хезмәтләреннән файдаланырга карар кыла һәм 19 мең сум күчерә. Моннан тыш, аңа 46,5 мең сум күләмендә дәүләт пошлинасы, шулай ук иминиятләштерү өчен түләргә туры килгән.

Икенче көнне пенсионерга үзләрен «Үзәк банкның куркынычсызлык хезмәте башлыгы» һәм «аның урынбасары» дип таныштырган кешеләр шалтыраткан. Алар компенсация буларак 2 млн сум тәкъдим иткән. Үз хезмәтләре өчен зур булмаган гонорар сораганнар. Пенсионер риза булган.

Берникадәр вакыттан соң аңа тагын шалтыратканнар, үзләрен банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре дип таныштырганнар, ә элеккеге шалтыратучылар — мошенниклар, дип хәбәр иткәннәр. Барлык акчалар да «туңдырылган» һәм банкта булуы, ә аның өчен түләргә кирәк, дип ышандырганнар. Пенсионер хатын-кыз җинаятьчеләргә янә кирәкле сумманы күчергән.

Аңа чираттагы тапкыр Үзәк банктан шалтыратып, ярты миллион сумга якын акча күчерүне сорагач, хатын-кыз мошенникларның корбаны булуын аңлаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100