news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Прокуратура Татарстанда ялган белешмә сатучыны һәм ялган хәбәр таратучыны ачыклаган

Ведомствода ялган документ ясаучылар һәм ялган хәбәр таратучылар закон боза һәм административ яки җинаять җаваплылыгына тартылачак дип искәртәләр.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Прокуратура ялган белешмә сатучыларны һәм Татарстанда Covid-19 корбаннары турында ялган хәбәр авторын ачыклаган. Бу турыда Россия Генераль прокуратурасы хәбәр итә.

Күзәтчелек ведомствосы Төбәк Эчке эшләр министрлыгы белән бергә «ВКонтакте» социаль челтәрендә коронавирус аркасында кертелгән карантин чорында шәһәр буенча хәрәкәт итү өчен белешмәләр саткан ир-атны ачыклаган. Сатучы барысы да закон кысаларында эшләнелә дип әйткән.

Шулай ук прокуратура Инстаграмда үз-үзеңне изоляцияләү кагыйдәләрен үтәмәскә һәм шәхси саклану чараларын сакламаска чакырган видео куючыны да ачыклаган.

Социаль челтәрдән кулланучы тагын бер кеше мәкаләгә Оренбургта коронавирустан үлгән пациент турында комментарий калдырган. Ир-ат бу вирустан Казанда да берничә кеше үлүе турында язган.

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләвенчә, хокук бозучылар турындагы мәгълүмат раслана һәм хокук бозучыларны ачыклау эшләре дәвам итә. Материаллар Россия Генераль прокуратурасына җибәрелгән.

Моннан тыш, Ведомствода ялган документ ясаучылар һәм ялган хәбәр таратучылар закон боза һәм административ яки җинаять җаваплылыгына тартылачак дип искәртәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100