news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бер әбидән азык-төлек салынган кул арбасын талап алган кешене тоткарлаганнар

Видеокүзәтү камераларыннан күренгәнчә, билгесез кеше карчыкны асфальтка бәреп ега, аннан азык-төлек салынган сумка-арбасын алып кача.

Казанда бер әбидән азык-төлек салынган кул арбасын талап алган кешене тоткарлаганнар
Скриншот с видео.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казанда бер әбидән азык-төлек салынган кул арбасын тартып алган ир-атны тоткарлаганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Күзәтү камералары видеосы социаль челтәрләрдә чыкты. Аннан күренгәнчә, билгесез егет күп катлы йорт подъезды янында өлкән яшьтәге хатын-кызны этеп ега, аннан азык-төлек салынган кул арбасын талап ала һәм кача.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бу хәл 4 апрельдә иртәнге җиде-сигез сәгать тирәсендә булган. Кибеттән кайтып баручы 80 яшьлек әбигә Фәйзи урамындагы 7нче йорт янында ир-ат һөҗүм итә. Җинаятьче карчыкны этеп ега да азык-төлекне алып кача. Азык–төлек салынган сумкада тагын 5 600 сум акча да булган.

Һөҗүм итүчене иртәнге 9.50 сәгатьтә үк патруль экипажы һәм участок полицейские тоткарлый. Ул элек хөкем ителгән 32 яшьлек ир-ат булып чыга. «Талау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100