Татарстанда апрельнең 5 көнендә юл һәлакәтләрендә 2 кешенең гомере өзелгән

Тагын 47 кеше имгәнгән, җәрәхәтләнгән

 (Казан, 6 апрель, “Татар-информ”). ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хәбәр иткәнчә, апрельнең 5 көнендә Татарстандагы юлларда кешеләргә турыдан-туры шәхси бәла-каза китергән 38 юл һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә, 2 кешенең гомере өзелгән, 47 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән. Һәлакәтләрнең 20се Казанда килеп чыккан: аларда 20 кеше имгәнгән, бәхеткә, үлүчеләр юк.

3-5 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә исерек килеш рульгә утыру белән бәйле юл йөрү кагыйдәсен бозуның 75 очрагы теркәлгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре, каршы як юлга чыгып, хәрәкәт иминлеген куркыныч астына куюга бәйле 153 очрак, балаларны махсус утыргычсыз утыртып йөрүгә бәйле 128 очрак һәм куркынычсызлык каешын эләктерүне инкарь иткән 1046 очракны теркәгән.

Һәлакәтләрнең берсе 3 апрель көнне 10.55тә Тәтеш – Ульяновск юлының 38нче чакрымында килеп чыга. “ВАЗ-2106” автомобилен йөртүче 1959 елгы ир кеше хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм, каршы як юлга чыгып, “Тойота Лэнд Крузер” автомобиле белән бәрелешә. “Ваз” йөртүчесе җәрәхәтләрдән фаҗига урынында ук җан бирә. “Тойота”ның 1942 һәм 2005 елгы пассажирлары хастаханәгә озатыла.

Шул ук көнне кичке 11дә Каменка – Дөбьяз – Әтнә юлының 23нче чакрымында “Киа Рио” автомобиле белән идарә иткән 1973 елгы йөртүче хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм юлдан түбән төшеп каплана. Зыян күргән йөртүче үзе, аның белән бергә барган 1988 елгы егет һәм 1998 елгы  кыз хастаханәгә озатыла.