news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Кабан күле аша салынган күпер астында мина тапканнар

Ашыгыч хезмәтләр вәкилләре минаның өйрәнүләр өчен икәнлеген ачыклаган.

Казанда Кабан күле аша салынган күпер астында мина тапканнар
шаһитлар фотосы

(Казан, 6 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда Кабан күле аша салынган күпер астында мина тапканнар.

«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, узып баручы күпер астында минага охшаш предмет тапкан. Ир-ат шунда ук ашыгыч хезмәтләр вәкилләрен чакырган һәм алар килгәнче куркыныч табылдык янына кешеләрне якын китермәгән.

Ашыгыч хезмәтләр вәкилләре минаның өйрәнүләр өчен икәнлеген ачыклаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100